Чиканасская сельская библиотека - филиал № 50

Яңалык

“Әниләр һәм бәбиләр”

Мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм "Ак калфак" оешмасы хатын-кызлары Туфан Миңнуллинның "Әниләр һәм бәбиләр" драматик әсәрен сәхнәгә куйдылар.

"Яшәү яме"

Әмирхан Еникиның тууына 115 ел тулуга карата әдәби сәгать.

“Серле йомгак” - мастер-класс

Китапханәче бу һөнәрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләде, кул эшләренең файдалы яклары белән таныштырды. Кичәгә "Ак калфак" клубы членнары, Шәфигуллина Гәуһәрия, Сафиуллина Лилия һәм Минзина Альбина чакырылган иде.

"Бердәм халык - бердәм дәүләт" - танып-белү сәгате

Халыклар бердәмлеге көненең нилектән барлыкка килүе, төрле милләт кешеләренең иң югары максатларга ирешү өчен берләшүе, Ватанга карата чиксез мәхәббәте һәм ватанпәрвәрлеге илебез тарих сынауларын җиңеп чыгуы турында сөйләнде.

"Чәчләргә чал кергәч" - әдәби - музыкаль кичә

6 октябрьдә Өлкәннәр көненә багышланган « Чәчеләргә чал кергач» дип аталган әдәби –музыкаль кичә узды.Бәйрәм мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә үткәрелде. Бәйрәмгә төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре өлкән абый-апаларыбыз килде.

"Халык җыры - халык күңеле" - әңгәмә

Күргәзмәдә татар халкының җыр китаплары, халкыбыз мирасын буыннан-буынга тапшыручы җырчылар турында китаплар, шулай ук шигырьләр китаплары тәкъдим ителде. Без "Халык җыры - халык күңеле"дигән әңгәмә үткәрдек.

«Абдулла Алиш-герой да,әкиятче дэ»

Китапханәче балаларны язучының биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды. Балалар аның «Сертотмас үрдәк», «Бикбатыр белэн Биккуркак», «Чукмар белэн Тукмар»әкиятләрен кызыксынып тыңладылар.

Уен фест "Кабыргалы-тамчылы"

Мәдәният хезмәткәрләре балаларга «Кабыргалы-тамчылы» дип аталган халык уены тәкъдим иттеләр. Бу уенны яшь чакларында аларның ата - бабалары да уйнаган булган. Китапханәче уен кагыйдәләрен аңлатты