Татарстанда «Мәдәни МАХ: Гаилә белән бергәләп» бәйгесе башланды
Татарстан Мәдәният министрлыгы тарафыннан республикада «Мәдәни МАХ: Гаилә белән бергәләп» («Культурный МАХ: Семейное посещение» ) дигән бәйгегә старт бирелде. 2026 елның 1-17 май көннәрендә узачак бу конкурс РФ Президентының «Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары турында»гы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Республика бәйгесе «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» («Семейные ценности и инфраструктура культуры») федераль проекты кысаларында оештырыла.
Әлеге чара Татарстанда даими нигездә яшәүче күпбалалы гаиләләрдән булган мәктәп укучылары өчен каралган. Аның максаты: мәдәни чараларга йөргән әлеге категория балалар арасында МАХ системасында шәхесне раслаучы цифралы ID куллануны активлаштыру.
Бәйге шартлары буенча, балалар мәдәният учреждениеләренә барып фотога төшәргә, цифралы ID нигезендә үзләренең күпбалалы гаиләләрдән икәнен расларга, материалларны оештыручыларның электрон почтасына юлларга тиеш була.
Мәдәният учакларына барып иң күп балл җыйган 10 гаилә җиңүче дип табылачак.
Бәйге хакында тулырак мәгълүмат: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2517833.htm