«Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» исемле Халыкара акция

6 майда Балалар укуына ярдәм итүче «Балаларга Бөек Ватан сугышы турында укыйбыз» XVI Халыкара патриотик акциясе узачак.  Аны Самара өлкәсе Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Самара өлкә балалар китапханәсе оештыра.

Акция «Белгәнеңне генә хәтердә тотарга була. Әгәр балаларга Бөек Ватан сугышы турында сөйләсәң, алар аны онытмыйлар» шигаре астында узачак.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елында әлеге чара 16 нчы тапкыр уздырылачак. Акция Самара өлкәсендә башланды, 2012 елдан ул Халыкара статуста уза. Әлеге чарада Россия Федерациясенең 88 төбәгеннән балалар учреждениеләре, шулай ук Беларусь Республикасы һәм Казахстан Республикасы учреждениеләре даими катнаша. Чаралар көндезге форматта узачак, ул 5 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр аудиториясендә китап укуны һәм укылган китаплар турында фикер алышуны күздә тота. Теркәлгән катнашучылар үз мәйданчыкларында кычкырып уку өчен әсәрләрне мөстәкыйль билгелиләр һәм Бөек Ватан сугышы турында әдәбият күргәзмәләре оештыралар.

Акциядә катнашучылар (оешмалар) 5 майга кадәр түбәндәге адрес буенча теркәлә алалар: http://www.sodb.ru/registration

Нигезләмә һәм башка материаллар белән «СӨБК» ДБМУ сайтында танышырга мөмкин: http://www.sodb.ru/deti_wow