#ЛюдиКакЛюди фестивале
2025 елның 30 мартыннан 3 апреленә кадәр Мәскәүдә һәм Россия төбәкләрендә ел саен уздырыла торган #ЛюдиКакЛюди Бөтенроссия инклюзив фестивале уза. Бу илнең иң эре инклюзив вакыйгаларының берсе.
Фестиваль 2017 елдан башлап аутистик спектры бозылган кешеләргә ярдәм өлкәсендә эшләүче коммерцияле булмаган һәм дәүләт оешмалары берлеге тарафыннан уздырыла.
Чараның максаты - аралашу, иҗат һәм үзара бәйләнеш өчен киңлек булдыру. Анда аутистик спектры бозылган (АСБ) һәм үсешнең башка үзенчәлекләре булган кешеләр үзләрен күрсәтә, талантларын ача һәм үзләренә таяныч таба алалар.
Фестивальне оештыручылар - ата-аналарның коммерциягә карамаган оешмалары берләшмәсе, аутизмлы кешеләр берлеге, хәйрия фондлары һәм мәгариф, мәдәният, сәламәтлек саклау, социаль яклау дәүләт учреждениеләре.
#ЛюдиКакЛюди фестивале турында, шулай ук «үзенчәлекле» балалар турында өстәмә мәгълүматны Мәскәү Дәүләт психология-педагогика университетының (МДППУ) аутистик спектры бозылган балаларга комплекслы ярдәм оештыру буенча федераль ресурс үзәге сайтында карагыз: https://autism-frc.ru/