Бөтенроссия фәнни эшләр конкурсы
2025 елның 10 мартында китапханә белеме, библиография һәм китап белеме буенча Бөтенроссия фәнни эшләр конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә башлады.
Конкурс Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган. Конкурсны Россия Дәүләт китапханәсе һәм Россия китапханәләр ассоциациясе белән берлектә Россия Милли китапханәсе оештыра.
Конкурста фәнни коллективлар һәм аерым авторлар катнаша ала. Алар эшләгән оешмаларның нинди ведомствога каравы мөһим түгел. Гыйльми советлар, оешма җитәкчеләре һәм эш авторлары эшләрне мөстәкыйль тәкъдим итә ала.
2023-2024 елларда басылып чыккан фәнни эш нәтиҗәләре - монографияләр, җыентыклар, аерым мәкаләләр, методик һәм белешмә басмалар, фәнни-библиографик эшләр кабул ителә.
Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- китапханә белеме өлкәсендә иң яхшы фәнни эш;
- библиография белеме өлкәсендә иң яхшы фәнни эш;
- китап белеме өлкәсендә иң яхшы фәнни эш;
- төбәк китапханәләренең иң яхшы фәнни эше;
- 35 яшькә кадәрге яшь белгечнең иң яхшы фәнни эше.
Гаризалар 2025 елның 18 августына кадәр Россия Милли китапханәсенең Китапханәара хезмәттәшлек бүлегендә кабул ителә.
Белешмәләр өчен телефон: (812) 310-70-77, (812) 318-90-15
E-mail: dialog@nlr.ru, lodygina@nlr.ru
Конкурсның Оештыру комитеты координаторы - Полина Александровна Лодыгина, Китапханәара хезмәттәшлек бүлеге мөдире.
Тулырак мәгълүмат Россия Милли китапханәсе сайтында.