22 мартта Балалар китабы атналыгы башлана

Балалар китабы атналыгы – балалар әдәбиятын популярлаштыруга юнәлдерелгән ел саен үткәрелә торган бөтенроссия акциясе. 2025 елда балалар китабы атналыгы «Дәвамлы тарих» девизы астында узачак һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм Ватанны саклаучылар елына багышланачак.

Язгы каникул көннәрендә бөтен ил буйлап  китап сөючеләрне яңадан вакыйгалар марафоны көтә: лекцияләр, мастер-класслар, интерактив укулар һәм китап яңалыкларын тәкъдир итү. Россия дәүләт балалар китапханәсендә генә дә 60 тан артык чара планлаштырылган. Өстәвенә, алар шул исәптән онлайн-форматта да узачак.

Балалар китабы атналыгының онлайн-программасында дүрт тематик блок каралган. «Балаларга» – Андрей Усачев концертына эләгергә, сүзләр уйнатырга һәм яңа яраткан китабын табарга теләүчеләр өчен. «Яшүсмерләргә» – Мәскәү Планетарие белән йолдызларга сузылу, капибара турында барысын да белү яки фэнтези-яңалыклар белән танышу. «Ата – аналарга һәм белгечләргә» - библиография белгечләренең, психологларның, белгечләрнең балалар укуы турындагы лекцияләрен тыңларга. «Россия төбәкләре» – биредә укучылар төрле шәһәрләрдән килгән язучылар һәм рәссамнар белән очраша, шигырьләр һәм әкиятләр тыңлый алачак.

Күңелгә ятышлы чараларны Россия дәүләт балалар китапханәсе сайтында сайларга мөмкин: https://rgdb.ru/projects/ndk/17017-programma-nedeli-detskoj-knigi-2025

Россиянең теләсә кайсы ноктасыннан махсус сайтта психологларның лекцияләрен тыңларга һәм Россиянең төрле шәһәрләреннән язучылар һәм рәссамнар белән очрашырга мөмкин булачак.