Халыкның цифрлы грамоталык дәрәҗәсен арттыру

Хәзерге чынбарлыкта җәмгыять мәгълүмати янауларга һәм массакүләм мәгълүмати-психологик йогынтыга дучар. Цифрлы технологияләрнең мәгълүмати җәмгыятьнең төрле өлкәләренә йогынтысы мәгълүмати куркынычсызлыкка кисәтү һәм янауларга җирлек бирә.

Бу аларга каршы тору өчен адекват алымнар эшләү зарурлыгына китерә.

Россия Федерациясе халкына дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең бердәм порталы мөмкинлекләре, шәхси мәгълүмати куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүнең һәм мәгълүматны саклауның мөһимлеге турында киңрәк мәгълүмат бирү максатыннан, Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы челтәрдә цифрлы грамоталылыкны һәм куркынычсызлыкны арттыруга юнәлдерелгән киңәшләр белән берничә өйрәтү видеоролигы әзерләде.

Бу материалларны мәгълүмати куркынычсызлык культурасын арттыруга, гражданнарда мәгълүмати куркынычсызлыкка янауларга каршы тору күнекмәләрен формалаштыруга юнәлдерелгән китапханә чараларында кулланырга мөмкин.

Материаллар белән түбәндәге сылтама буенча танышырга була: https://disk.yandex.ru/d/7jUm9rsPqvONiA