«Китап укучы кеше» проекты

Китапханәләрне «Китап укучы кеше» проектының бушлай чараларында катнашырга чакырабыз. Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә уза һәм белем бирүче онлайн-интенсивларын һәм «Китап укучы кеше» әдәби акциясен үз эченә ала (акция «Китап укучы кеше» Бөтенроссия әдәби конкурсы кысаларында уза).

«Китап укучы кеше» – ятим балалар оешмалары белгечләрен укыту, шулай ук тематик чаралар уздыру аша балалар һәм яшүсмерләр арасында укуны популярлаштыруга юнәлдерелгән социаль-белем бирү проекты.

Проект барлык яшь төркемнәрендәге балаларны уку процессына җәлеп итүнең нәтиҗәле һәм заманча ысуллары белән танышырга мөмкинлек бирә. Проект 2021 елдан бирле гамәлгә ашырыла, шул вакыт эчендә Россия Федерациясенең барлык төбәкләреннән 2500дән артык белгеч (шуларның 400 дән артыгы ятим балалар оешмаларыннан) үзләренең һөнәри күнекмәләрен киңәйтә, тәрбияләнүчеләрен китап белән мавыктыра, укуның кыйммәтен, аның кеше тормышындагы ролен җиткерә алды.

Проект социаль, мәгариф, мәдәният учреждениеләре хезмәткәрләренең һөнәри күнекмәләрен күтәреп кенә калмыйча, балаларны тәрбияләүгә һәм педагогларның, тәрбиячеләрнең, укытучыларның психологик халәтенә сыйфатлы йогынты ясый алырлык яңа компетенцияләргә өйрәтүгә юнәлдерелгән.

  • Тулырак мәгълүмат «Китап укучы кеше» Бөтенроссия әдәби конкурсы турындагы Нигезләмәдә күрсәтелгән: https://disk.yandex.ru/i/Dx6MBAjo1JnnPA.