Татарстан Республикасында уздырыла торган «Ватан сагында» дип аталган I һәм II конкурсларга гаризалар бирү кампаниясе бара
2024 елның 23 декабреннән 2025 елның 4 февраленә кадәр Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы «Республика кино сәнгате мәктәбе» белән берлектә, террорчылыкка, украин милләтчелегенә һәм неонацизмына тискәре мөнәсәбәт формалаштыруга, шулай ук халыкара террорчылык оешмаларының җинаятьләрен фаш итүче һәм террорчылык идеологиясенең җинаятьчел асылын ачучы иң яхшы кыска видеороликлар сериясенә I һәм II конкурслар үткәрә.
Конкурслар «Җәмәгать тәртибен тәэмин итү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш» дәүләт программасы кысаларында үткәрелә һәм Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин тарафыннан игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышлана.
I конкурста катнашу өчен эшләрнең темасы: Украина милләтчелегенең һәм неонацизмының тискәре образы.
II конкурста катнашу өчен эшләрнең темасы: террорчылыкның һәм экстремизмның тискәре образы.
Ике конкурс та түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
- «Антипропаганда»
- «Гражданлык позициясе»
- «Безнең заман геройлары»
- «Хакимият һәм халык бердәмлеге»
- «Мемориал»
Конкурсларда Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче 16 яшькә җиткән гражданнар катнаша ала. Конкурска авторларның аерым эшләре дә, иҗат командаларының күмәк эшләре дә кабул ителә.
Конкурста җиңүчеләргә акчалата бүләк бирелә.
Конкурслар ике этапта үткәрелә: читтән торып һәм көндезге формада. I һәм II Конкурсның көндезге этабы һәм бүләкләү тантанасы 2025 елның 7 февралендә «Казан дәүләт мәдәният институты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә узачак.
Конкурсларда катнашуга гаризалар кабул итү срогы: 2024 елның 23 декабреннән 2025 елның 4 февраленә (соңгы көнне дә кертеп) кадәр.
Конкурсларда катнашуга гаризалар һәм конкурс эшләре электрон рәвештә schoolkinotv@yandex.ru электрон почтасына яки https://clck.ru/3FLCGf онлайн-формасы ярдәмендә җибәрелә.
Конкурслар турындагы барлык материаллар белән түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин: https://disk.yandex.ru/d/xyta1zaCnVl-Aw