Китапханәчеләр өчен өстәмә һөнәри белем бирү программалары Реестры
2030 елга кадәрге чорга Россия Федерациясендә китапханә эшен үстерү Стратегиясендә «Федераль һәм региональ китапханәләр базасында өстәмә һөнәри программалар һәм профильле белгечләрне яңадан әзерләү буенча гамәли-юнәлешле укытуны үстерү...» каралган. Китапханәләрдә квалификацияле һәм мотивацияләнгән белгечләр эшләсен өчен, кирәкле белемнәрнең, күнекмәләрнең кайдан һәм ничек алынуын белү зарур.
«Милли электрон китапханә» порталының «Китапханә эше профессионалларына» бүлегендә «Реестр программ ДПО для библиотекарей» урнаштырылган. Реестрда Россия Федерациясенең белем бирү учреждениеләре һәм китапханәләре тәкъдим иткән китапханә белгечләренең квалификациясен күтәрү һәм яңадан һөнәри әзерлек турындагы гамәлдәге программалар хакында мәгълүматлар тупланган. Реестр Россия дәүләт китапханәсенең Фәнни-мәгариф эшчәнлеге департаментының Белем бирү программаларын мониторинглау үзәгендә әзерләнгән.
2024 елның 23 июненә Реестрда гомумфайдалану китапханәләре хезмәткәрләре өчен 186 белем бирү программасы (шул исәптән 17 һөнәри яңадан әзерлек программасы һәм 169 квалификация күтәрү программасы) турында мәгълүматлар тәкъдим ителде. Бу программалар Россия Федерациясенең 28 субъектында, аларны 39 оешма, шул исәптән 18 китапханә, 10 вуз, 7 көллият һәм 4 белем бирү оешмалары гамәлгә ашыралар.
Реестрда тәкъдим ителгән мәгълүматлар белән танышу китапханә хезмәткәрләренә үз квалификацияләрен арттырырга яки яңа китапханә һөнәре алырга мөмкинлек бирә торган белем бирүче программалларны яхшырак белергә ярдәм итәчәк. Реестр формалаштыру дәвам итә, аны тулыландыру һәм анда урнаштырылган белешмәләрне актуальләштерү даими нигездә алып барылачак.
Тулырак: Гусева Е.Н., Сухотина М.Л., Шатская А.А. Карта профессионального образовательного пространства российских библиотекарей: формирование и развитие // Библиотековедение. 2024. Том 73, № 6. С. 487-501. - https://doi.org/10.25281/0869-608X-2024-73-6-487-501