Президент китапханәсенең тарихи календарьлары
Президент китапханәсе порталында 2025 елга тарихи календарьларның цифрлы версиясе белән танышырга була. Ул Президент китапханәсе фондындагы материаллар нигезендә әзерләнгән. Алар 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Календарьларның берсе совет халкының героик батырлыгын хәтерләткән сугышчан бүләкләр турында сөйли.
- 80 лет Великой Победе : исторический календарь : 2025 / Президентская библиотека ; редакторы: Н. И. Новикова, А. В. Воронович ; дизайнер: Н. П. Дмитриева ; корректор: Н. И. Фишкина. - Электронное издание (16 файлов, JPEG : 34,1 Мб). -(Санкт-Петербург: Президентская библиотека , 2024). –
1941 елга кадәр Советлар Союзында төрле сугышчан казанышлар өчен бирелә торган берничә бүләк булдырылган: Ленин ордены, Кызыл Байрак ордены, Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен» медале һәм башкалар. Бу бүләкләрне 1941-1945 елларда да биргәннәр. Ләкин озак һәм авыр сугыш совет солдатларының һәм офицерларының, шулай ук немец-фашист илбасарлары белән көрәштә актив катнашкан гражданнарның каһарманлык һәм батырлыгын данлау өчен яңа орденнар һәм медальләр кертүне таләп итә.
Календарь өстәл календаре рәвешендә басылып чыккан. Ике яклы 12 биттә һәм тышлыкта сугышчан бүләкләрнең фотосурәтләре һәм һәр айга календарь урнаштырылган.
Икенче календарь унике герой-шәһәргә һәм Брест ныгытмасына багышланган, аларны саклауда Советлар Союзы гражданнары тарафыннан күрсәтелгән тиңдәшсез батырлыкны гәүдәләндерә.
- Города-герои : [настенный перекидной] исторический календарь : 2025 / Президентская библиотека ; составители: А. В. Воронович, Н. И. Милютенко ; дизайнер: Н. П. Дмитриева ; корректор: Н. И. Фишкина. - Электронные данные (16 файлов, JPEG : 83,4 Мб). -(Санкт-Петербург: Президентская библиотека , 2024). –
1945 елның 1 маенда бәйрәм салюты турында Югары Башкомандующийның Приказында герой-шәһәрләр дип Ленинград (хәзерге Санкт-Петербург), Сталинград (хәзерге Волгоград), Севастополь һәм Одесса аталган.
1973 елда герой-шәһәрләр исемлегенә Керчь һәм Новороссийск керә. 1974 елдан герой-шәһәр Минск, ул Белоруссиянең данлыклы партизан көрәшенең башкаласы. 1976 елда бу мактаулы исемне Тула алган. Җиңүнең 40 еллыгына герой-шәһәр исеме Смоленск һәм Мурманск шәһәрләренә бирелгән.
Календарь стена календаре рәвешендә басылган. Аны бизәүдә Президент китапханәсе фондында саклана торган сугыш чорындагы өндәү плакатлары файдаланылган. Битләре пружина белән беркетелгән, тышлыктан һәм рәсемле 12 биттән тора.