Китапханәләр белгечләрен Бөтенроссия китапханә конгрессы материаллары белән танышырга чакырабыз

Россия китапханәләр ассоциациясе (РКА) Мәгълүмат бюллетененең 104нче саны дөнья күрде. Анда РКАнең 2024 елның 19-24 май көннәрендә Казан шәһәрендә узган XXVIII Конференциясенең сайланма материаллары тәкъдим ителде.

Җыентыкка пленар докладлар, Конгресска һәм Күргәзмәгә гомуми күзәтүләр, «Бергә көчлерәк» Бөтенроссия китапханә хәрәкәтенең кабул ителгән документлары, китапханә һөнәре белеме Мәктәпләренең (Комплектатор мәктәбе, Китапханә блогеры мәктәбе, Реставратор мәктәбе, Каталоглаштыручы мәктәбе) эш нәтиҗәләре турындагы мәкаләләр, РКАнең берничә махсус утырышы һәм  халыкара хезмәттәшлек буенча «Гаилә - милләтнең мәдәни кодын саклаучы һәм булдыручы. Китапханәләрнең роле» Секциясе документлары керде.

Мәгълүмат бюллетененең яңа санының электрон версиясе белән биредә танышырга мөмкин.