Центральная библиотека

Закирова Зөләйха

Зөләйха Закирова Калмия урта мәктәбендә татар теле hәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аның шигырьләре күп еллар инде төрле көндәлек матбугат басмаларында чыгып килә. Соңгы вакытта аның үтә җылы, тирән фәлсәфәле, җан - йөрәк төпкеленнән чыккан хисләр белән сугарылган нәсерләре дә басыла башлады.

Зөләйханың шигырьләре тирән лирика, тетрәндерерлек тойгылар, сафлык, сөю-сөелү, кешеләр арасындагы багланышлар турында. Аның шигырьләрен бер укыгач, кабат укыйсы килә. Алар уйландыра, күңел хисләрен кузгата.

Зөләйха Закирова Минзәлә районы Иркәнәш авылында укытучылар гаиләсендә туган. Башта урта, аннары югары педагогик белем алган.

 Зөләйха Закированың беренче шигырьләре 1986 елда “Якты юл” газетасында басылды. Шуннан бирле ул үзенең шигырьләре, нәсерләре белән газета укучыларыбызны сөендереп килә.

  Шагыйрәнең төрле елларда язылган шигырь hәм нәсерләрен укыгач, яңгырдан соң яшәреп калган табигать кебек, күңел сафланып киткәндәй була.