Центральная библиотека

Гарифҗанов Заhир

Заhир Гарифҗан улы Гарифҗанов 1939 елда Минзәлә районы Түбән Тәкермән авылында туган. 1946 елда беренче сыйныфка укырга керә hәм 1953 елда авылында җидееллык мәктәпне тәмамлый. 1953 – 1957 елларда Минзәлә педагогия училищесында укый.

1957 – 1958 елларда Сталинград ( хәзер Волгоград ) гидроэлектростанциясе төзелешендә бетончы булып эшли.

1958 – 1961 елларда Совет  Армиясе сафларында хезмәт итә. 1961 – 1964 елларда башта Түбән Тәкермән башлангыч, аннан соң сигезьеллык мәктәбендә укыта.

1965 -1978 елларда Муса Җәлил исемендәге колхоз башлангыч партия оешмасы сәркатибе, КПССның Минзәлә район камитетында оештыру бүлеге мөдире, хезмәт ияләре депутатларының район Советында башкарма комитет рәисе урынбасары хезмәтләрен башкара.

2002 елда пенсиягә чыкканчы Минзәлә профессиональ-техник училищесында директор урынбасары hәм укытучы булып эшли.

Эш дәверендә партиянең район комитеты әгъзасы, берничә мәртәбә район Советы депутаты hәм 1969-1972 елларда КПССның Татарстан өлкә комитеты ревизия комиссия сеәгъзасы итеп сайлана.

«Хезмәттәге батырлык өчен В.И.Ленинның тууына 100 еллык хөрмәтенә» медале hәм  «Халык мәгарифе отличныгы “ билгесе белән бүләкләнгән.

Район  газетасында аның Бөек Ватан сугышы турында язылган мәкаләләре күп басылды. 2005 елда ул 52 нче профтехучилище тарихын hәм эшчәнлеген яктырткан “Училище: вчера, сегодня, завтра” дигән зур очерк-брошюрасын чыгарды. Узган 2009 елда, Түбән Тәкермән авылы тарихына багышланган “Чишмәле таулар” исемле hәм Югары Тәкермән авылы тарихына багышланган “Авылга 300 ел” дигән китаплары чыкты.

Хатыны – Гарифҗанова Нәгыймә, Казан дәүләт университетын бетереп, озак еллар Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында укытты. Хәзер лаеклы ялда, хезмәт ветераны.

Балалары – Гөлфирә, Айрат hәм Эльвира югары белем алып, үз тармакларында эшлиләр.

Заhир hәм Нәгыймә Гарифҗановларның биш оныгы бар.

Заһир абый Минзәлә шәhәрендә яши.