Центральная библиотека

Хамматова Гүзәлия Габделәхәт кызы.

Мин 1963 нче елның 31 нче декабрендә Минзәлә районы Әтрәкле авылында колхозчы гаиләсендә икенче бала булып туганмын. Башлангыч белемне Әтрәкле мәктәбендә алдым. 1974-1979 нчы елларда Татар Мөшегесе сигезъеллык мәктәбендә укыдым. 1979-1983 нче елларда Минзәлә педагогия училищесында беренче һөнәри белемемне алдым. Хезмәт юлын үзем укыган Татар Мөшеге урта мәктәбендә өлкән пионервожатый булып башладым. 1984 нче елда Мөслим районына кияүгә чыгу сәбәпле күченеп китәргә туры килде. Яңадан язмыш безне Ростов өлкәсенә китерде. Анда 1986-1994 нче елларда мәктәптә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләдем. Туган якны сагыну безне яңадан Минзәләгә алып кайтты. Башта 4 нче санлы балалар бакчасында татар теле тәрбиячесе, 2000 нче елдан 52 нче һөнәри училищесында татар теле укытучысы булып эшләдем һәм читтән торып Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамладым. 2007 елда Кадетлар мәктәбе ачылды һәм бүгенгесе көнгә кадәр мәктәптә югары категорияле татар теле укытучысы булып эшлим. Бер малай һәм бер кыз тәрбияләп үстердек. Бүген балаларымның үз гаиләсе бар, икесе дә Минзәләдә яшиләр һәм икесе дә Минзәлә педагогия колледжын тәмамладылар. Бүген мин-балаларымның яраткан әнисе, 4 оныгымның яраткан әбисе.

Мәктәптә укыган вакыттан ук шигырьләр яза идем. Беренче шигырьләрем “Яшь Ленинчы” һәм “Коммуним таңы” (Минзәлә газетасының элекке исеме) газеталарында басылды.  Вакытым булганда хәзер дә язарга тырышам. Иҗат җимешләрем төрле матбугат битләрендә басылып чыкты.

1. “Минзәлә” газетасы, 2006 нчы елның 128 саны.
2. ”Атна” газетасы, 2007 нче елның 34 саны.
3. “Акчарлак” газетасы, 2008 нче елның 41 саны.
4. “Илһам чишмәсе” Төзүче Р.М.Арсланова, Казан, 2011
5. “Мәгърифәт” газетасы, 2011 нче елның  10 саны
6.  “Илһам чишмәсе” Төзүче Р.М.Арсланова, Казан, 2012
7. “Каурый каләм” Төзүчеләр: Ә.М.Шәрипов, Ф.Г.Галләмов, Алабуга, 2012
8. “Минзәлә” газетасы, 2012 елның 33 саны.
9. “Илһам чишмәсе” Төзүче Р.М.Арсланова, Казан, 2013
10. Каурый каләм” Төзүчеләр: Ә.М.Шәрипов, Ф.Г.Галләмов, Алабуга, 2013.
11. “Минзәлә” газетасы, 2013 нче елның 75 саны.
12.  Каурый каләм” Төзүчеләр:  Ф.Г.Галләмов,  Ф.И.Габидуллина, Алабуга, 2014.

13. “Минзәлә” газетасы, 2016 нчы елның 19 август саны (№61)

14. “Минзәлә” газетасы, 2017 елның 8 сентябрь саны (35)

14.”Минзәлә” газетасы, 2018 елның 27 апрель саны (№16)

15. “Минзәлә” газетасы, 2018 елның 5 октябрь саны (39)

Туган авылым Әтрәклегә багышлап язган шигыремә танылган композитор Зиннур Сафиуллин (2017 елда) көй язды.  Минзәлә мәгълүмат-редакциясе үзәге филиалы тарафыннан чыгарылган  “Күңел хатирәләре” дигән җыентыкта да минем шигырьләрем  урын алды (2017).

Татарстан Республикасы укытучылары һәм укучыларының “Илһам чишмәсе” әдәби-иҗат бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә дипломы (2011, 2013),  Республикада үткән  «Тукай безнең күнелләрдә” конкурсында катнашып, әдәби иҗат-шигырь» номинациясендә I дәрәҗә дипломы  (2017),  “Мәгариф” журналы редакциясе Татарстан китап нәшрияты белән берлектә оештырган “ӘДӘБИ КАРТА” конкурсында катнашып, грамота белән бүләкләндем (19.01.2018).  Район газетасы һәм районда үткән конкурсларда катнашып, төрле номинациядәге дипломнарга лаек булдым.