Центральная библиотека

Хаматавалиева Асия

Асия апа Хаматавалиева 1931 нче елның 19 январендә Актаныш районы Чәчер авылында туган. Бу еллар бик болганчык, авыр елларбула. Асия апа гаиләсендә ишле бала булса да, 4 кенә сабый исән-сау яшәп кала. Кечкенәдән “шигырь җене” кагылган була Асия апага. Бикеш кына ул өйдәгеләргә дә җавапны рифмага салып җаваплый. Яше җиткәч, ул Бикбау авылына кияүгә чыга. 26 ел гомере шул авыл белән, ямьле Ык буйлары беләнбәйле. 1980 нче елда безнең авылыбызның бик ихтирамгалаек ир-аты – Мирзагали абый аны авылыбызга алып кайта. 4 бала белән ятим калган гаиләгә әни булып кайткан Асия апа, Мирзагали абый белән бүгенге көннәрдә дә күп догалар укып, мөнәҗәт-бәетләр әйтеп, барлык кешегә хәерле көннәр теләп, балалары тәрбиясендә бик матур итеп яшиләр.