Центральная библиотека

Саматов Хәерзаман

Хәерзаман Самат улы Саматов 1939 елның 27 нчедекабрендә Минзәлә районы Әтрәкле авылында туган. Башлангыч мәктәпне туган авылында, урта белемне Татар Мөшегесе авылында алган. Ә соңыннан, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында агроном һөнәренә укыган. Хәерзаман абый төрле авыл-хуҗалыгына караган хезмәтләрне башкарган. Мөслим районы Симәк авылында ун ел, Татар Шураны авылында егерме елдан артык агроном булып эшләгән. Тормыш юлында авылдашыбыз бик актив яшәү рәвешеалып бара: намуслы хезмәте өчен хөкүмәт бүләкләренә лаек була, аны илебезнең төрле ял йортларына ял итәргә җибәрәләр, үзе яшәгән Мөслим районының һәм республика матбугатларында аның турында һәм үз иҗатын яктырткан мәкаләләр күп басыла. Кызганычка каршы, Хәерзаман абый бүгенге көндә бакыйлыкка күчкән. Килеп ирешкән шушы берничә шигыре аша, без Хәерзаман абыйны шигъри җанлы, авылын өзелеп сагынган кеше буларак хәтерләрбез.