Центральная библиотека

Вилданова (Гильмуллина) Резеда

Вилданова (Гильмуллина) Резеда Альберт кызы, 1990 нчыелның 31нче мартында Минзәлә районы, Әтрәкле авылында дөньяга килә.

Башлангыч мәктәпне Әтрәкле авылында бетереп, 5нче класстан Мөшеге авылы урта мәктәбендә белем ала. 16 яшеннәнәтисез кала, шуннан бирле шигырьләр яза. Шигырьләре "Атна", "Минзәлә" газеталарында, "Мәйдан" журналында басылып чыкты. Мәктәпне бетергәч, ул Яр Чаллы педагогия институтына укырга кереп, 5 ел гомерен укытучы һөнәре алуга багышлады. Институтны бетергәч, балалар тәрбияләр өчен бакчага эшкә керде. Бер ел эшләгәннән соң кияүгә чыкты. Ире белән бер малай үстерәләр. Хәзерге көндә ул балаларны татар теленә өйрәтүче тәрбияче булып эшли.