Центральная библиотека

Садретдинова Флурә Гильфан кызы

 

1930 елның 15 сентяберендә Актаныш районы Олы Имән авылында дөньяга килә, 1938 нче елны беренче класска укырга керә, 1945 нче елны Үрәзмәт мәктәбендә 7 нче классны тәмамлый. Укытучы булу теләге аны 1946 нчы елда Минзәлә педагогия училиәесының 1 нче курсына алып килә. Югары белемне Казан дәуләт укытучылар институтында ала. Флурә апа бөтен гомерен балалар тәрбияләугә багышлаган, рус теле,татар теле һәм әдәбияты укыткан. Аның озак еллар дәвамында иҗат иткән шигерьләре тупланган  ике китаплары басылып чыкты “Алтын көзем – моң бишегем”, ”Хыялым канатлары”, 2002 нче елда ”Алтын көзем моң бишегем” шигырьләре җыентыгы өчен “Минзәлә” газетасының Рәшит Гәрәй исемендәге дипломы лауреаты булды.