Центральная библиотека

Равилова Зөлфия

Равилова Зөлфия Әсхәт кызы 1967 нче елның 15 апрелендә Пермь өлкәсе Кизел шәhәрендә туган.

1974 нче елда Бикбау авылы урта мәктәбенә укырга керә hәм аны 1984 нче елда тәмамлаганнан соң, Минзәлә шәhәре педагогия училищесында махсус урта белем ала.

1987 елда Яңа Мәлкән авылы урта мәктәбенә башлангыч сыйныф укытучысы булып эшкә урнаша. Шул ук елны Өлфәт исемле Мәлкән егете белән кавышалар, ике ул hәм бер кыз тәрбияләп үстерәләр.

1995 елдан авыл китапханәсендә эшли. 2002 нче елда Алабуга шәhәре культура-агарту училищесына укырга кереп, китапханәче белгечлеге буенча махсус белем ала.

Зөлфия Равилова балачактан ук шигырьләр укырга ярата, шигырь сөйләгән кешегә сокланып карый. Шуңадырмы аның тормышы да hәрвакыт китап белән бергә атлый – башта укытучы, аннан соң китапханәче.