Центральная библиотека

Раушания Гыймаева-Титова

Раушания Гыймаева-Титова Минзәлә районының гүзәл табигате кочагына сыенып урнашкан, зур булмаган Куян авылында бригадир Зәйнагетдин ага, укытучы Наилә апа гаиләсендә, 3 ир туганына бер кыз туган булып үсә. Аларның тату, урнәк гаиләләре эдәбият-сәнгать дөньясына мәхәббәт, Ходай Тәгәләдән табигый сәләт белән буләкләнгән.

Туган  төбәге Минзәлә шәhәренең Вахитов урта мәктәбен тәмамлагач, профессионал сәхнәгә бер адым калгач, язмыш аның тормыш сукмагын медицина училищесына алып килә. Училищены тәмамлагач, 1975 елда Минзәлә район хастаханәсенең терапия бүлегендә эшли башлый. Аннан тормышка чыга, 3 бала әнисе була. Озак еллар медицина училищесында эшли.Шактый еллар студентларга медицина нигезләрен өйрәнү фәне дәресләрен алып барды. Шушы еллар дәверендә, ул үз профессиясенең чын остасы булуын күрсәтте.Бүгенге көндә Минзәлә педагогия көллиятендә укытучылар коллективына, студентларга медицина хезмәте күрсәтеп яши. Мәктәп елларыннан бирле, үзенең моңлы тавышы, җырлары белән район hәм республика тамашачыларына бүгенге көнгәчә җырлап яши. Шигырьләр язуын 70нче елларда башлый. Аның беренче шигырьләрен редакцияләп, район газетасына бастыручы, ул вакытта район газетасында эшләүче якташыбыз, шагыйрь Рәшит Гәрәй була. Профессиональ һәм иҗади уңышлары өчен, Минзәлә муниципаль районы башлыгы һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән рәхмәт хатларына лаек булды.