Центральная библиотека

Рәхмәтуллина Кифая

Рәхмәтуллина Кифая Нуретдин кызы Минзәлә районы Әтрәкле авылында туып үсә. Мәктәп елларыннан укәдәбиятка гашыйк. Укып чыгып, үз колхозында төрле өлкәләрдә эшли. Лаеклы ялга чыккач, шигырьләр язу белән мавыгып китә. 2015 нче елда аның “Синсез яши алмам” дигән шигырьләр җыентыгы чыкты. Кифая апа бүгенге көндә дә авылның һәм районның мәдәният чараларында актив катнаша. Бәйрәмнәрдә үзенең һәм башка авторларның шигырьләрен укый. Аның тагын бер шөгыле бар – ул чәчәкләр үстерергә ярата.