Центральная библиотека

Нуруллина Нәзилә

Нәзилә Разиф кызы Нуруллина 1972 елның 15 февралендә Минзәлә районы Әтрәкле авылында туа. Шушы авылның асыл егетләренең берсе Разиф һәм моңлы тавышлы, мөлаем кызы Фәүзиянең беренче сабыйлары булып дөньяга килгән Нәзилә, бер энесенә, ике сеңлесенә олы апа булып, үрнәк булып үсә. Балачак елларыннан ук мәдәният хезмәткәре булырга, кечкенә скетчлар, концерт сценарийлары язып хыялланган кыз бала, 1992 елда Алабуга мәдәният училищесын тәмамлап, район Мәдәният йортына эшкә килә. 1999 елдан Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе булып эшли. Район, республика күләмендә үткәрелгән бәйрәмнәргә, федераль сабантуйларга сценарийлар язу белән беррәттән, авыл мәдәният хезмәткәрләренең мәдәнияткә кагылышлы барлык сорауларына, хезмәттәшләренә узенең акыллы киңәшләре белән ярдәм итүче, тыйнак, киңкүңелле хезмәткәр булып таныла. 25 ел гомерен сәнгать өлкәсенә багышлаган Нәзилә бүген шәһәребезнең «Юность» Боз сараенда хезмәт куя. Әлеге коллектив җитәкчесенә бик рәхмәтле, чөнки ул монда да үзенең урынын тапты, кызыклы чаралар үткәрүдә өлешен кертеп, хезмәттәшләре белән киңәшләшеп, аңлашып эшлиләр. Нәзилә гаиләсендә дә бик бәхетле. Аның янәшәсендә яраткан ире Әсләм, уллары Айгиз белән Айзат… Уллары шәһәребез гимназиясендә укыйлар, Боз сараенда бик теләп хоккей белән шөгыльләнәләр, әти-әниләренең горурлыгы булып үсәләр. “Тормышымның бөтен мәгънәсе – минем гаиләм. Мине күз карашымнан аңлап, һәрвакыт ярдәмгә килүче, олы терәгем, тормыш иптәшем Әсләм, улларым-лачыннарым янәшәсендә минбик бәхетле. Ходай мине шул бәхеттән аермасын. Якыннарым, туганнарым исән-сау булсыннар”, – ди Нәзилә. Тормышта ул бик ярдәмчел, якты йөзле кеше. Үзенең хезмәттәшләре белән дәкүршеләре белән дә ул һәрвакыт яхшы мөгамәләдә, кулыннан килгәнчә ярдәм итәргә тырыша. Күп еллар мәдәният өлкәсендә эшләү, тәҗрибә туплау, сәнгать дөньясында кайнау аның тормышында эзсез югалмаган, бүген ул күңел дәфтәрендәге хистойгыларын, сагыну-җирсүләрен шигырь юлларына сала.