Центральная библиотека

Гайниева Мөслимә

Мөслимә Гайниева

“Карлы бураннар өермәсен, тып-тып тамган яңгыр тамчылары тавышын, җилнең әкрен генә сөеп биттән сыйпавын яратам. Хыялый җаным өермәләрдән тора. Күңелдәге шушы кабатланмас сурәт шигъри юллар булып дәфтәр битләренә коела...” – ди Мөслимә ханым. Тулбай авылы кызы Мөслимә Гайниева Кузкәй урта мәктәбен, Алабуга культура-агарту училищесының театраль бүлеген, соңыннан читтән торып Казан дәүләт мәдәният hәм сәнгать университетының театраль факультетын тәмамлый. Менә инде 28 елдан артык ул Тауасты Байлар мәдәният йорты мөдире булып эшли. Нинди генә чаралар үткәрми ул! Үзе сценарийлар яза, кичәләрне дә искиткеч күңелле итеп үткәрә... Ничә елллар балаларны театр серләренә йөрәтә.

 Ул – бик оста гөлләр үстерүче дә. Аның клубы гөлләргә күмелеп утыра, еш уздырыла торган мәдәни чараларга килгән hәркем сокланып туя алмый. Мөслимә Гайниева озак еллар дәвамында “Минзәлә” район газетасы белән хөзмәттәшлек итә. Аның беренче китабына төрле елларда язылган шигырьләре туплап бирелгән.