Центральная библиотека

Муфтахова Альфира

Күпләр балачактан, яшьлектән үк үзе өчен яки дуслары-иптәшләре өчен генә язып киләләр дә, өлкәнәя төшкәч кенә шигырьләрен редакциягә тәкъдим итәләр. Альфира Муфтахованы да шундыйлар рәтенә кертергә мөмкин.

“Мин, Альфира Муфтахова (Имамова), Актаныш районы Шәбез авылында 1952 елны туганмын. Чалманарат сигезьеллык мәктәбен тәмамладым. 1969 елны тормышка чыгып, Минзәлә шәhәренә күчеп килдем, төзелештә эшләдем. Беренче шигыремне сигезенче сыйныфта  яздым, ул “Әнкәемнең куллары” дип атала”, - ди ул.

Газета битләрендә аның моңа кадәр дә шигырьләре басылып килә иде. Альфира апада язу сәләте бар, аның әйтәсе килгән сүзләре күп.

Бөтен иҗат байлыгын ул минзәләлеләргә бүләк итеп яши.