Центральная библиотека

Инзилә Галиуллина

Инзилә Галиуллина тумышы белән районыбызның Гөлека вылыннан. Хәзерге вакытта ул район үзәк хастаханәсенең балалар поликлиникасында шәфкать туташы булып эшли. Тормыш иптәше Таһир Росинкассация хезмәткәре. Уллары Ринал Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында электриклыкка укый, кызлары Айсинә шәһәребезнең икенче урта мәктәбендә 6 нчы сыйныфта укый.

Инзилә 20 елдан артык шигырьләр яза, Минзәләгә күченеп кайтканчы Түбән Кама шәһәрендә яшәгәннәр, анда аның шигырьләр җыентыгы дөнья күргән булган инде.

Туган ягымдагы шифалы һаваның йогынтысы тиде ахрысы, күңел түреннән шигырьләре мургылып чыга, - ди ул бүгенге иҗатына карата.

Аның шигырьләре нигездә мәхәббәт, шәфкатьлелек темасына багышлана, туган як табигате, дөньядагы иң газиз кешеләр – әниләр турындагылары да күп.