Центральная библиотека

Ибраhимова Фәнилә

Шигърияттә Фәнилә Ибраhимова йолдызы кабынды. Авылдашлары аны тәҗрибәле укытучы, укучылар hәм ата-аналар тарафыннан хөрмәткә лаек мәртәбәле мөгаллимә буларак белә. Соңгы вакытларда районыбыз газетасы битләрендә аның мәхәббәт, кешелеклелек, туган җир темаларына багышланган шигырьләре дә күренә башлады. Укучылар хөкеменә аның “Бер җылы сүз” исемле шигырь җыентыгы тапшырылды.

Фәнилә гүзәл табигате, эшчән кешеләре, үткен телле Фәнзаманы белән дан тоткан Урыс авылыннан. Туган авылында башлангыч, курше Дәвек мәктәбендә урта белем алганнан соң, җыр-моңга, әдәбиятка гашыйк кыз башкалабызга юл тота.

1986-1991 нче елларда Казан дәүләт педагогия институтының филология факультетында рус, татар теле hәм әдәбияты  укытучысы белгечлеге ала hәм гомере буена шушы hөнәргә тугры кала. Фәнилә Гыйльмулла кызы мөгаллимлек хөзмәтен Дәвек  мәктәбендә башлый, аннан күп еллар Тауасты Байлар мәктәбендә эшли. Буген ул Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында рус теле, әдәбияты фәннәрен укыта.

Аның шигырьләрендә дә укытучы сулышын тоясың. Җайлап, ипләп кенә күңел түрендә булган хисләрен, йөрәген әрнеткән уйларын укучыларына җиткерә ул. Фәнилә Ибраhимова шигырьләрендә иң элек вөҗдан сафлыгы, намус, әдәп-әхлак, хакыйкать кебек сыйфатларны олылау күзгә ташлана, туган җиргә, тормышка мәхәббәт, туган авыл туфрагында үткән бала чакны юксыну хисләре ярылып ята.