Центральная библиотека

Гузәлия Исламова

Гузәлия Исламова 1958 елның 21 октябрендә, Ташкент өлкәсе, Урта-Сарай районы, Урта- Сарай авылында дөньяга килеп, Татарстанның Мөслим районы, Симәк авылында үсә. Шунда урта мәктәпне тәмамлап, 1976 елны Минзәлә һөнәр мәктәбенә укырга килә. Аны кызыл дипломга тәмамлый.

 1978 елдан Минзәлә районы Хуҗәмәт авылында гомер кичерә.

Шигырьләрне 8 класста укыганда яза башлый. Беренче шигырьләре Мөслим район газетасы, “Авыл утларында” басыла башлады. Минзәлә районында яши башлагач, “Коммунизм таңы”, соңрак “Минзәлә” газетасында даими рәвештә шигырьләре басылып торган.

Шигырьләрне төрле темага иҗат итә. Туган якны ярату, аны сагыну, дусларга, табигатькә мәхәббәт – аның иҗатында зур урын алып тора.

Аның иҗатын зурлап, 2016 елны, Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты белән бүләкләнә.