Центральная библиотека

Мирзасалихова Гөлназ

Гөлназ Шәйдулла кызы Мирзасалихованың исеме үзенең йөгерек тел белән язылган hәм бер  тын  алуда укып бетерелә торган, мәхәббәт hәм сөю тулы, җанга якын шигырьләре аша газета укучыларыбызга күптән таныш.

Гөлназ чыгышы белән Минзәлә районы Әтрәкле авылыннан. Ул гаиләдә көтеп алынган бишенче бала булып, 1969 елның 23 мартында дөньяга килгән. Ишетүләргә караганда, әтисе-әнисеәле туганчы ук аның ягымлы, матур, якты йөзле, кешелекле, бәхетле hәм җырларга ярата торган кыз бала булуын теләгәннәр. “Йөзендә күренеп торырлык миңе дә булсын иде”, дигәннәр. Хәзер инде “Фәрештәләрнең“ Амин” дигән чагына туры килгәндер, без күңелебездэн хыялланып йөргән бала булды”, дип сөенәләр.

 Башлангыч белемен Гөлназ туган авылы мәктәбендә ала. Беренче класста укыганда ук сәхнәдән төшми, үзеннән кечерәк дусларын-укучы, үзен - укытучы итеп уйный. Кичләрен гаилә каршында концерт “куярга” ярата. Аның үз “сәхнәсе”, үз “тамашачысы” була. Концерт “программасында” – җыр, шигырь, мәзәкләр...

Күрше Татар Мөшеге сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Минзәлә педогогия училищесына укырга керә. Тәүге хезмәт юлын 1988 елда Мөслим башлангыч мәктәбендә башлый hәм хәзер дә шунда укыта. Бер үк вакытта ул читтән торып Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлый.

Гаиләле. Бер малай, бер кыз үстерәләр. Бик бәхетле, матур яшиләр. Үзешчән сәнгатьтә катнаша. Үзе язган шигырьләрне укучылар белән үткәргән чараларда куллана.

Менә шулай, Гөлназның үзе белән таныштык. Хәзер инде бергәләп аның яңа шигырьләрен укыйк hәм иҗат уңышлары телик!