Центральная библиотека

Гильмуллина Гөлгенә

Мин, Гильмуллина Гөлгенә Гәйнетдин кызы, 1960нчы елның 20 нче ноябрендә Минзәлә районы Сарсаз Тралы авылында Гәйнетдин белән Срур гаиләсендә туганмын. Башлангыч белемне Сарсаз-Тралы башлангыч мәктәбендә, ә сигезьеллык белемне Иске Мәлкән урта мәктәбендә алдым. Мәктәпне гел яхшы билгеләренә тәмамлагач, Минзәлә педагогия көллиятендә белемалдым. Көллиятне тәмамлагач, Калморза авылында укытучы булып эшли башладым. Шунда эшләгән чорда Алабуга дәүләт педагогия институтында читтән торып белем алдым. Авыл күчү зонасына керү сәбәпле, мәктәп ябылгач, Тат.Мөшеге мәктәбенә укытучы итеп күчерелдем. Аннан соң Әтрәкле авылына кияүгә чыгып, 2 кызтәрбияләп үстердек. Авыл Советына эшкә күчтем, аннан соң авыл мәктәбендә укыттым һәм соңгы елларда Әтрәкле авылында балалар бакчасы мөдире булып эшләдем. 1993 нче елда әтием кинәт үлеп китте һәм шуннан соң иң беренче шигырем туды, ә инде 2006 нчы елда тормыш иптәшем вафат булгач, тагын кабат шигырь юллары туды. Үзем кечкенәдән шигырьләр укырга, ятларга яраттым; минем әнкәй дә шигырь юлларын бик күп белә, бәлки, аның да файдасы тигәндер, хәзер дә үзем өчен генә шигырьләр язам.