Центральная библиотека

Газизова Сафия Бәдретдин кызы.


Тормыш булгач торле чагы була

Егыла- тора алга барасы

Ходай сиңа гомер,акыл биргән

Сукмагыңны узең сайласы!

 

Сафия апа 1937 елның 28 ноябрендә  хәзерге Тукай районы Казаклар авылында туган. 1955 елны Теләнче тамак урта мәктәбен тәмамлый. 1960 елны Алабуга педагогия институтын тәмамлап, минзәлә районы Хуҗәмәт авылына эшкә кайтып 43 ел балаларга математика укыта.

Рәшит абый белән Сафия апа 3 бала тәрбияләп устерәләр. Өчеседә Хуҗәмәт мәктәбен алтын медальгә тәмамлап югары белем алалар.

Сафия апа шигырьләрен бала чактан ук яза башлый ләкин бер кемгә дә курсәтми, алар миңа иптәштә, сердәштә, сагышмны таратучы да дип искә ала ул. Бары тик  соңгы елларда язган шигырьләреннән “Шигырь – йөрәкләргә юл ул” “Гомерем сукмаклары” дип аталган китаплары бастырыла.