Центральная библиотека

Хуҗин Фәйзи

Фәйзи Хуҗин 1931 елда ямьле Зәй төбәгенең Карман авылында туып үскән. Бигеш җидееллык мәктәбен тәмамлагач, Алабуга китапханә техникумында белем алган. Аннары туган авылында уку йорты мөдире булган. Алабуга дәүләт педагогия институтының татар теле hәм әдәбияты бүлегенә читтән торып укырга кергән, җидеелык мәктәптә татар теле hәмәдәбияты укыткан.

 Совет Армиясе сафларында хезмәт итеп кайткач, район гәҗитендә әдәби хезмәткәр, бүлек мөдире hәм мөхәррир урынбасары булып эшләгән. Читтән торып укып, Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган. Ике дистә елдан артык “Ватаным Татарстан” гәҗитенең Минзәлә төбәгендәге үз хәбәрчесе булып торды. Ул тормышыбыздагы тискәре күренешләрне шаян шигырьләре hәм мәсәлләре аша да камчылады.

 Иҗат өлкәсендәге тырышлыгы “Аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале hәм “ Рәсәй Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре” дигән мактаулы исем биреп бәяләнде. Бөек Ватан сугышы вакытында тылдагы тырышлыгын исәпкә алып , “1941-1945 елларда аеруча хезмәт күрсәткән өчен” медале белән дә бүләкләнгән ул. “Хезмәт ветераны” дигән исеме де бар.