Центральная библиотека

Федотова Сәхия

Сәхия Федотова (Авзалова Сәхия Галәлетдин кызы) 1948 елның 25 августында Азнакай районы Мәндәй авылында туган.

1965 елны Чуар-Абдул сигезьеллык мәктәбен “4”ле, “5”ле билгеләренә тәмамлап Минзәлә медицина училищесына керә. Аны 1968 елда тәмамлап, кулына “Шәфкать туташы» дипломы ала.Үткән гомере Минзәлә район үзәк хастаханәсе белән бәйле. 35 ел район поликлиникасында шәфкать туташы булып эшләп, 2005 елны лаеклы ялга китә. Ул эш ярата торган кеше. Эшен Социаль-гуманитар белем бирү институтының Минзәлә филиалындадәвам итә.

Шигырь язуга килгәндә, балачакта шигырь язарга теләүчеләр күп булгандыр, шуларның берсе ул. Чиле-пешле шигырьләре мәктәпнең стена газетасында дөнья күргәннәр. Шигърияткә ныклабрак кереп китүе лаеклы ялга чыккач була. “Минзәлә” район газетасы аның шигырьләрен басып чыгара башлый. 2011 елда Сәхия Федотова Рәшит Гәрәй исемендәге премия лауреаты була. Бу исем аның шигырьләренә зур бәя.