Центральная библиотека

Шайхразиев Фирдәүс

Мин, Шайхразиев Фирдәүс Габитҗан улы, 1953 елнын 27 сентябрендә, Минзәлә районы Әтрәкле авылында, колхозчы гаиләсендә, дөньяга килгәнмен. 1961 елнын 1 сентябрендә Әтрәкле авылынын башлангыч мәктәбенә укырга кердем. 1966-1969 елларда Татар Мөшегесе авылының сигезьеллык мәктәбендә укыдым. 1969 елда Пучы авылының урта мәктәбенә укырга килдем, 1971 елда аны тәмамлап, 1972 елда армия сафларына чакырылып, чик буе гәскәрләрендә хезмәт итеп, 1974 елда туган авылыма кайттым. Шул ук елны Алабугада урнашкан Милициянең махсус мәктәбенә укырга кереп, 1977 елда аны тәмамлап, Түбән Камага эшкә җибәрелдем һәм жиңаятьләр ачу бүлегендә хезмәт итә башладым. 1983 елда СССР эчке министрлыгының Академиясена укырга кереп, 1988 елны аны тәмамладым. 1993 елда Түбән Кама эчке эшләр идарәсендә җәмәгать куркынычсызлыгы милициясе бүлеген җитәкләдем. 1997 елда подполковник дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыктым. Тормыш иптәшем Әнисә Хәйдәр кызы белән ике кыз үстердек, икесенә дә югары белем бирдек, алар хәзерге вакытта Түбән Камашин җәмгыятендә хезмәт итәләр. Өч оныгыбыз бар.