Центральная библиотека

Бариева Флүсә

Флүсә Бариева 1949 елның 8 мартында Минзәлә районының Бикбау авылында туа. Авылда урта мәктәпне hәм Казанда авыл хуҗалыгы институтының икътисад бүлеген тәмамлый.

Дистә елдан артык Пермь өлкәсенең Чайковский шәhәрендә яши. 1985 елда туган төбәгенә әйләнеп кайта.

2000 елның 20 июнендә беренче шигъри юлларын яза башлый hәм бүгенге көнгә кадәр туктый алмый. Шигырь белән йокларга ята, шигырь белән уяна.

Шигырьләре аны җитәкләп шушы гомер яшәп күрми кала язган матурлык дөньясына алып керә, яңа кешеләр белән, эдэбият дөньясы белән бәйли.