"Син җыр булып кайттың безгә"
Тулбай авыл китапханәсе, клуб белән берлектә Муса Җәлилгә багышланган "Син җыр булып кайттың безгә" шигырь кичәсе үткәрде. Китап күргәзмәсе куелды. Муса Җәлилнең тормыш юлы, иҗаты белән балалар таныштылар. Үзләренең ятлаган шигырьләрен сөйләделәр. Иң яхшы шигырь сөйләүчеләр арасыннан беренче урынны Билалова Мәрьям алды. Башка катнашкан балаларга да бүләкләр тапшырылды .