«Внимательный пешеход»/«Игътибарлы җәяүле»
15 июня в Староалександровской сельской библиотеке прошёл познавательный урок «Внимательный пешеход». Библиотекарь рассказала ребятам о правилах дорожного движения и личной безопасности дома и на улице.
В игровой форме дети вспомнили, что правила дорожного движения существуют не только для водителей, но и для пешеходов. Затем ребята поучаствовали в играх и викторинах: проверяли знание ПДД, сигналов светофора, правил поведения в общественном транспорте и на дороге, разгадывали загадки, изучали значения дорожных знаков и отвечали на вопросы. В конце все присутствующие пообещали соблюдать правила пешехода.
-----------
15 июнь көнне Иске Александровка авыл китапханәсендә «Игътибарлы җәяүле» дип исемләнгән танып-белү дәресе узды. Китапханәче балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләре, өйдә һәм урамда шәхси куркынычсызлык турында сөйләде.
Уен формасында балалар юл хәрәкәте кагыйдәләренең машина йөртүчеләр өчен генә түгел, ә җәяүлеләр өчен дә барлыгын искә төшерделәр. Аннары балалар уеннарда һәм викториналарда катнаштылар: юл хәрәкәте кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда тәртип кагыйдәләрен белүләрен тикшерделәр, табышмаклар чиштеләр, юл билгеләренең мәгънәләрен өйрәнделәр һәм сорауларга җавап бирделәр. Ахырда барлык катнашучылар да җәяүле кагыйдәләрен үтәргә вәгъдә бирделәр.