«Гамил Афзал иҗаты"/"Творчество Гамила Афзала"
В Тулубаевской сельской библиотеке состоялся вечер памяти, посвящённый народному поэту Республики Татарстан Гамилю Афзалу. В рамках мероприятия была организована книжная выставка, на которой представили произведения поэта, а также прошли выступления поэтов и читателей. Гамиль Афзал занимает особое место в татарской поэзии: он был не только тонким лириком, но и мастером юмористических и сатирических стихов. Его новаторский подход к стихосложению — освоение четырёх, пяти и шестистиший — оказал значительное влияние на развитие татарской литературы. Многие современные поэты называют Афзала своим литературным наставником.
Как отметили участники, творчество Гамиля Афзала остаётся востребованным и сегодня, а его стихи продолжают вдохновлять новые поколения.
—————
Тулбай авыл китапханәсендә Татарстан Республикасының халык шагыйре Гамил Афзалга багышланган хәтер кичәсе узды. Чара кысаларында китап күргәзмәсе оештырылды, анда шагыйрь әсәрләре тәкъдим ителде, шулай ук шагыйрьләр һәм укучылар чыгышлары булды.Гамил Афзал татар поэзиясендә аерым урын алып тора: ул нечкә лирик кына түгел, юмористик һәм сатирик шигырьләр остасы да иде. Аның шигырь язуга новаторларча карашы - дүрт, биш һәм алты юллы шигырьләрне үзләштерүе татар әдәбияты үсешенә сизелерлек йогынты ясый. Хәзерге заман шагыйрьләренең күбесе Афзалны үзләренең әдәби остазы дип атый.
Катнашучылар билгеләп үткәнчә, Гамил Афзалның иҗатына бүген дә ихтыяҗ зур, ә аның шигырьләре яңа буыннарны рухландыруын дәвам итә.