Игротека «Тайные герои произведений Тукая» / «Тукай әсәрләренең яшерен геройлары» уен кичәсе
28 мая в Коноваловской сельской библиотеке состоялось тематическое мероприятие, посвящённое 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Встреча прошла в рамках республиканского проекта «Читаем Тукая вместе» и собрала участников клубного объединения «По следам Тукая». Участники с большим воодушевлением и выразительно прочитали стихотворение поэта «После работы можно поиграть». Особый интерес у детей вызвала интеллектуально-развлекательная игра «Тайные герои произведений Тукая», подготовленная библиотекарем. В игровой форме ребята вспоминали и отгадывали персонажей из знаменитых сказок Габдуллы Тукая, продемонстрировав отличное знание его творчества. Это интерактивное занятие не только развлекло юных читателей, но и помогло им в увлекательной манере закрепить полученные знания. Мероприятие в очередной раз подтвердило, что произведения Габдуллы Тукая остаются актуальными и любимыми, объединяя поколения и воспитывая в детях любовь к чтению и национальной культуре.
_______________
28 майда Коноваловка авылы китапханәсендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тематик чара узды. Очрашу «Тукайны бергәләп укыйбыз» республика проекты кысаларында оештырылды һәм «Тукай эзләре буенча» клуб берләшмәсе әгъзаларын җыйды. Катнашучылар шагыйрьнең «Эш беткәч уйнарга ярый» шигырен бик дәртләнеп һәм сәнгатьле итеп укыдылар. Балаларда аеруча зур кызыксыну уяткан чара — китапханәче тарафыннан әзерләнгән «Тукай әсәрләренең яшерен геройлары» интеллектуаль-уен булды. Уен барышында балалар шагыйрьнең атаклы әкиятләрендәге геройларны искә төшерделәр. Бу интерактив шөгыль яшь китап сөючеләрне мавыктырып кына калмады, ә аларга белемнәрне кызыклы формада ныгытырга да ярдәм итте. Чара тагын бер кат Габдулла Тукай әсәрләренең бүгенге көндә дә актуаль һәм халык күңелендә яратылып укылуын, буыннарны берләштерүен һәм балаларда укуга, милли мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияләвен раслады.