Центральная библиотека

Митинг «Победа» / Митинг «Җиңү»

 

7 мая в Наратлы-Кичуском сельском поселении около обелиска, павшим в Великой Отечественной войне, прошёл митинг «Победа», посвящённый 81 - летию Дня Победы в Великой Отечественной войне.
Митинг был организован сотрудниками культуры, библиотекарь Наратлы-Кичуской сельской библиотеки, Гарифуллина З. Р. была ведущим мероприятия. С поздравительной речью к жителям обратился Глава Наратлы-Кичуского СП - Валиев Илнар Минненаилевич.
Мулла деревни прочитал молитву, они подчеркнули важность сохранения памяти о подвиге народа, призвали чтить традиции и передавать знание о войне следующим поколениям.
Праздничное мероприятие украсили односельчане своими стихами и песнями. Участники митинга почтили память погибших минутой молчания. Возложили венки к подножию обелиска.
—————————————
7 май көнне Наратлы-Кичү авыл җирлегендә, Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар өчен куелган обелиск янында, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 81 еллыгына багышланган митинг узды. Митингны мәдәният хезмәткәрләре оештырды, Наратлы-Кичү авыл китапханәчесе, Гарифуллина З.Р. алып барды.
Наратлы-Кичү авыл җирлеге башлыгы Вәлиев Илнар Миңненаил улы котлау сүзе әйтте.
Авыл мулласы обелискта язылган, сугыш кырында һәлак булган авылдашларыбыз рухына багышлап дога кылды. Чыгыш ясаучылар халыкның батырлыгы турындагы истәлекне саклауның мөһимлеген ассызыклады, традицияләрне хөрмәт итәргә һәм сугыш турындагы белемнәрне киләчәк буыннарга тапшырырга өндәде.
Бәйрәм чарасын авылдашлар үзләренең шигырьләре һәм җырлары белән бизәделәр. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар, обелиск итәгенә веноклар салдылар.