«Певец деревенской жизни» / «Авыл җырчысы»
15 апреля исполнился 95 лет со дня рождения известного татарского поэта, члена Союза писателей СССР Рашита Гарая. К этой юбилейной дате Наратлы-Кичуской сельской библиотеке прошел поэтический час «Авыл җырчысы».
В начале встречи библиотекарь рассказала о жизни и творчестве поэта, чьи стихи всегда были тесно связаны с сельской жизнью и любовью к родной земле. Он воспевал в своих стихах поля, луга, просторы родного края, описывал жизнь простых деревенских людей. Участники мероприятия читали известные стихи поэта. К мероприятию была оформлена выставка из книг Рашита Гарая, которые читатели с интересом изучили и взяли для домашнего чтения.
——————————————
15 апрель көнне танылган татар шагыйре, СССР Язучылар берлеге әгъзасы Рәшит Гәрәйнең тууына 95 ел тулды. Бу юбилей уңаеннан Наратлы-Кичү авыл китапханәсендә «Авыл җырчысы» дип исемләнгән шигъри сәгать үтте.
Очрашу башында китапханәче шигырьләре һәрвакыт авыл тормышы һәм туган җиргә мәхәббәт белән тыгыз бәйләнгән шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Шагыйрь үзенең шигырьләрендә кырларга, болыннарга, туган ягының киңлекләренә дан җырлый, гади авыл кешеләренең тормышын тасвирлый. Чарада катнашучылар шагыйрьнең танылган шигырьләрен укыдылар. Чарага Рәшит Гәрәй китапларыннан күргәзмә әзерләнгән иде. Китап укучылар китапларны, материалларны кызыксынып карадылар һәм өйдә уку өчен алдылар.