Центральная библиотека

"Бердәмлектә көч" оешмасы "Елмай әле!"

#Демография
#Бикбауавылкитапханәсе
Күп илләрдә 1 апрельдә көлү,шаяру,дусларча алдашу көнен билгеләп узалар. Аның барлыкка килүен беркем дә төгәл генә әйтә алмый.Кайберәүләр аның тарихы Борынгы Рим чорына ук барып тоташа ди.Элек 1 апрельдә кояшның язгы торгынлыгы бәйрәм ителгән, гадәттә, төрле күңелле уеннар оештрылган.Өченче версиясе календарь алышыну белән бәйле. XVI гасырда Яңа ел 1 январьдә түгел ә 1 апрельдә билгеләнгән.Ул вакытта да елны озатканда шау-гөр килеп күңел ачканнар.Безнең илдә дә бу көн шаярту,кызык хәлләр һәм күңелле уеннар белән билгеләп үтелә . 1апрель көнне дусларыбыз белән бер-беребезне шаяртабыз,көләбез, уйныйбыз. Әйе,көлү кешегә көч -куәт, дәрт өсти,оптимист булырга этәрә. Әгәр бу көнне сездән көләләр ,сезне алдыйлар икән,бик әйбәт!Үпкәләштән булмасын.Күңелләрне шатлык хисләре белән тулыландырган көн елга бер генә килә ул.Шуңа да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмый елмаегыз-көлегез һәм аның сәламәтлек өчен файдасы күп булуы хакында да онытмагыз.
Бикбау мәдәният йортында Бикбау авыл китапханәсенең "Бердәмлектә көч" оешмасы "Елмай әле!" исеме астында күңел ачты.Язучыларыбызның юмаристик әсәрләреннән күргәзмә куелды һәм укылды.