Утырыш
#Тугантелләрһәмхалыкларбердәмлегеелы
#ЯңаМәлкәнавылкитапханәсе
Яңа Мәлкән авылы мәдәният йортында Минзәлә районында конфессияара бәйләнеш һәм милләтара сораулар буенча ведомство эшче төркеменең утырышы булып узды.
Аның эшендә район башлыгы урынбасары Наил Хисамбиев, район башлыгы ярдәмчесе Марк Токарев катнашты. Кунакларны “Мәлкәнәй” фольклор ансамбле җырлап-биеп каршы алды. Утырышка килгән кешеләр фойеда куелган кул эшләнмәләре, авыл тарихы күргәзмәләре белән таныштылар. Утырышта “Яңа Мәлкән авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның традицияләре, шулай ук гореф-гадәтләрне саклау, конфессияара бәйләнеш һәм милләтара гармониялек өлкәсендә эш торышы турында” - авыл җирлеге башлыгы Нәҗметдинов З.И. чыгыш ясады.
Мәлкән җирлегендә яшәүче халыкның гореф-гадәтләре, матур йолалары, милли бәйрәмнәре, мәдәнияте белән аралашуга да зур игътибар бирелә. Биредә уздырылган чаралар нинди милләттән булуга карамастан бергәләшеп үткәрелә.