Центральная библиотека

"Ике дәвер кешесе"

#Тугантелһәмхалыкларбердәмлегекөне
#Дәвекавылыкитапханәсе
Язучы Афзал Шамовның тууына 120 ел тулу уңаеннан Дәвек авылы китапханәсендә "Ике дәвер кешесе" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. "Кеше бит мин, җаным бар, вөҗданым бар". Бу - Афзал ага сүзләре. Афзал Шамов дигәч тә, искә кылт итеп "Рәүфә" повесты килеп төшә. Укучы күңелендә ничәмә- ничә еллар саклана икән, димәк, ул талантлы каләм иясе. Язучы татар укучыларына үзенең оста итеп башкарылган тәрҗемәләре белән дә якын. Язучы турында сүземне менә шушы шигырь юллары белән тәмамласам бердә ялгышмам дип уйлыйм.
Кемнәрдер әйтсә, әйтсеннэр
Караңгы як, дисеннәр.
Яктырта безнең тарихны
Нуры сүнмәс шәхесләр...