"Кышкы куркынычсызлык кагыйдәләре "
#Демография
Кышкы чор- үзенең сихри матурлыгы,битләрне чеметеп алырлык салкыннары, куз ачкысыз бураннары белән бик мавыктыргыч чор.Бары кыш көне генә дөнья ап -ак төстә җемелди,чана,чаңгы,тимераякта рәхәтләнеп күңел ачып була.Тик шушы кышкы матурлык эчендә ,кеше тормышы өчен куркынычлар китерүче күренешләр дә булырга мөмкин.Быел гы кыш безне кар куп булу белән дә сөендерә. Ләкин зур кар көртләре үзләре үк куркыныч оясы булуы мөмкин. Балалар ярата торган чана шуу ,бозда шуу уеннары да,тиешсез урында булса,бәхетсезлек белән тәмамланырга мөмкин.Өй түбәләреннән сузылган боз сөңгеләре,ишелеп төшәргә торган кар өемнәре барыбызның да бик игътибарлы булуыбызны сорый. Өлкәннәр балалар өчен дә җаваплы булып тора.
Әтрәкле авыл китапханәсендә балалар өчен "Кышкы куркынычсызлык кагыйдәләре " исемле әңгәмә үткәрелде.
Барыбыз да сау-сәламәт булып,тирә- якка игътибар белән карап, кышның матурлыгына сөенеп яшик!