Центральная библиотека

Юл йөрү кагыйдәләре

#Новомелькенскаясельскаябиблиотека
#Демография
##Тугантелһәмхалыкларбердәмлегеелы
3 февраль көнне Яңа Мәлкән авыл китапханәсе МБДОУ "Ләйсән" балалар бакчасында тәрбияче белән берлектә юл йөрү кагыйдәләре буенча нәрсә ярый, нишләргә кирәклеге турында аңлату булды. Аннан балаларга машинада бары тик утыргычларга утырып,каешлар белән булырга кирәкле турында кисәтелде. Хәтерләрендә ныграк сакланып калсын өчен, балалар юл кагыйдәсе турында татарча мультфильм карадылар . Ахырдан балаларга татар телендә тәржемә ителгән "Простоквашино", "Мияукайның туган көне" кебек мультфильмнар карадык
Максат: балаларга юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен аңлату. Бурыч: мәктәпкәчә яшьтән юл йөру кагыйдәләрен өйрәну.