Тауасты Байлар авылында туган телләргә һәм халыклар бердәмлегенә багышланган районкүләм чара узды.
Тауасты Байлар авылында туган телләргә һәм халыклар бердәмлегенә багышланган районкүләм чара узды. Районга визит белән ТР Министрлар кабинеты Аппараты каршындагы Мәдәният һәм Татарстан республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамовна һәм райныбыздан бик күп җитәкчеләр килде. Тауасты Байлар авыл китапханәсе мөдире Гараева Рита китапханә эшчәнлеге, китапханәдә эшләп килүче "Илһам" әдәби берләшмәсе турында сөйләде. Авылыбыз шагыйрьләре үзләре иҗат иткән иҗат җимешләрен кунакларыбызга тәкъдим иттеләр. Соңыннан кунаклар китапханәдә эшләп килүче "Авылым тарихы" музеенда булдылар. Музей эшчәнлеге, аның тарихы белән таныштылар.