"Китап сөючеләр"
#Сталинградскаябитва
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
#Годродныхязыков
#Демография
2 февральдә Кадрәк авыл китапханәчесе "Китап сөючеләр" әдәби түгәрәгенә йөрүчеләр белән батырлык сәгате уздырды. Сталинград янында барган авыр сугыш еллары турында сөйләштек. Сталинград геройларына багышлап ясалган памятник- ансамбль "Мамаев курган" белән таныштык. Укучыларга Җиңүнең җиңел бирелмәве аңлатылды.Максаты: Патриотик тәрбия бирү, Совет солдатларының батырлыгы белән таныштыру, Бөек Җиңү турында китаплардан укып белү.