Центральная библиотека

"Хәлиткеч Сталинград сугышы"

2 февральдә Совет гаскәрләренең Сталинград өчен барган каты бәрелешләрдә җиңүенә 78 ел булды.Шул уңайдан Бикбау авыл китапханәсендә "Хәлиткеч Сталинград сугышы" дип аталган күргәзмә куелды һәм китап укучыларга шул сугыш турында сөйләп үтелде.Укучылар китапханәчене зур игьтибар белән тыңлады.Ул Совет солдатлары һәм гади халыкның кылган батырлыклары,сентябрь аенда фашистларның Сталинград эченә һөҗүм итеп керүе,һәр бина,йорт өчен каты сугыш барган булуы турында сөйләде.Ләкин,ачлык еллары,салкын булуга да карамастан,Совет солдатлары Сталинградны саклап калып,1943 елның 2 февралендә әлеге сугышны зур җиңү белән тәмамлый.Ахырдан Сергей Алексеевның "Рассказы о маршале Жукове" китабыннан өзек укыдык.
Ил тынычлыгы,дөнья иминлеге,якты киләчәк өчен көрәшүчеләр хакында онытмау - безнең бурычыбыз.