"Батырлык- мәңгелек"
#Блокадный хлеб
#Годродныхязыков
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
#Демография
29 январьдә Кадрәк авыл китапханәсе "Блокада икмәге ( "Блокадный хлеб") акциясенә кушылды. Китапханәдә Кадрәк авыл мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Батырлык- мәңгелек" дип аталган батырлык сәгате узды. Китапханәче укучыларга Ленинград өчен барган сугышта күрсәткән батырлыклар ,Т.Савичеваның көндәлеге турында сөйләде. "Блокадный хлеб в Ленинграде" дигән документаль фильм күрсәтелде. Викторина сорауларына дөрес һәм төгәл җаваплар бирделәр. Күргәзмәгә куелган китаплар, альбомнар белән таныштылар. Максаты: Укучыларга патриотик тәрбия бирү. Үткәннәрне һичкайчан онытмау.